Рус Тат
Түбән Кама Хоккей йолдызлары атналыгында катнашучыларны каршы алырга әзерләнә
Спорт
  • 09 Гыйнвар 2019 - 17:16
  • Караулар: 59
12 гыйнварда кичке сәгать биштә Түбән Кама Боз сараенда  Яшьләр хоккей лигасының иң яхшы уенчыларыннан торган Көнчыгыш һәм Көнбатыш командалары арасында унынчы юбилей матчы уза. Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы исә  13 гыйнварда 14.00 сәгатьтә башлана. 



Хоккей йолдызлары атналыгы кысаларында Түбән Камадагы Боз сарае каршындагы мәйдан төрле сыннар белән бизәләчәк. Бүгенге көндә биредә биш оста хезмәт куя. Кунакларны 2 метр биеклегендәге боздан ясалган капкачы сыны каршы алачак, аның тирәсенә боздан ясалган алкалар урнаштырылачак. Әлеге сыннар төрле утлар белән яктыртылачак.



Континенталь хоккей лигасы делегатларыннан тыш, Түбән Камага республика оештыру комитеты вәкилләре дә килә башлады. «Без шоу ясарга телибез. Бер эш - даими чемпионат матчлары, икенчесе - менә шундый хоккей бәйрәме. Без барысын да югары дәрәҗәдә итәргә тырышачакбыз», - ди Хоккей йолдызлары атналыгы  локаль комитеты җитәкчесе Вадим Янгиров.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*