Рус Тат
Айдар Метшин Хоккей йолдызлары атналыгын үткәрүгә багышланган киңәшмә уздырды
Спорт
  • 06 Гыйнвар 2019 - 09:40
  • Караулар: 26
Кичә  муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада 12-13 гыйнвар көннәрендә «Хоккей йолдызлары атналыгы-2019 " кысаларында матчлар үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.




Билгеле булганча, 2018 елның 14 апрелендә Казанда 2019 Хоккей йолдызлары атналыгын үткәрү турында килешү имзаланды. Татарстанга әлеге чараны үткәрү хокукын бирү турында карар Казаннан тыш,  Омск, Магнитогорск һәм Хельсинки шәһәрләреннән килгән гаризаларны өйрәнгәннән соң кабул ителде.

Республика барлык критерийларга да  туры килү аркасында сайланды: атналыкны уздыруга югары дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү, хоккей инфраструктурасында үсеш алган һәм чарада катнашкан барлык объектларның урнашу уңайлылыгы, шулай ук төрле масштабтагы спорт чараларын уздыруда республиканың зур тәҗрибәсе  исәпкә алынды.


Татарстан Хоккей йолдызлары атналыгын кабул итәчәк өченче төбәк булды. Республика бәйрәм чараларын берьюлы өч шәһәрдә үткәрергә тәкъдим итте: Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт.

Йолдызлар атналыгы Түбән Камада старт алачак, биредә  12 һәм 13 гыйнварда яшьләр хоккей лигасының чакыру кубогы һәм  хатын-кызлар лигасы йолдызлары матчы узачак. Айдар Метшин әлеге чараларга ныклы әзерлек булырга тиешлеген һәм аларны лаеклы төстә уздырып җибәрү максатын куйды. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*