Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбәнкамалы Диләрә Сабирҗанова Россия күләмендәге чаңгы ярышларында бронза медаль яулады
Спорт
  • 03 Декабрь 2018 - 08:09
  • Караулар: 31
"Нефтехимик" спорт клубы вәкиле Диләрә Сабирҗанова чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы этабында бронза медаль яулады. Ярышлар  Красноярскида узды. Анда  илнең төрле төбәкләреннән 70кә якын  спортчы катнашты.



10 чакрымга  ирекле стиль белән узышуда Түбән Кама чаңгычысы финишка өченче килде, ун татарстанлы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Бу  - быелгы сезонда Түбән Камадан халыкара класслы спорт мастеры катнашкан икенче ярыш, ноябрь ахырында  Диләрә  Хакасиянең Вершина Теи  поселогында үткән  Бөтенроссия стартларында үз көчен сынап караган иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар