Рус Тат
Түбән Каманың Гагарин урамында ачык спорт комплексы сафка басты
Спорт
  • 02 Октябрь 2018 - 17:10
  • Караулар: 74
Түбән Каманың  Гагарин урамы,  5 в адресы буенча зур урам спорт комплексы  ачылды. Спорт комплексын ачу кысаларында ишегалды клублары арасында футбол һәм волейбол ярышлары узды, концерт программасы оештырылды.

Ачык һавадагы спорт комплексы Түбән Каманың  халык күп яши торган өлешендә урнашкан, биредә 13 меңнән артык кеше яши, яңа объект янында өч уку йорты һәм Халыклар дуслыгы йорты бар. Микрорайонда спорт мәйданчыгы ачу үтенече белән җирле халык хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән иде. 

Әлеге спорт комплексын  булдыру өчен республика бюджетыннан якынча 17 миллион сум акча бүлеп бирелгән, тагын 9 миллионын җирле бюджеттан өстәгәннәр. Бу акчага баскетбол һәм волейбол мәйданчыгы, ясалма өслекле 23х43 метрлы футбол кыры булдырылган,  тренажерлар куелган, сикерү өчен мәйданчыклар, резин өслекле җәяүлеләр һәм йөгерү юллары төзекләндерелгән.

Моннан  тыш, биредә бу ай ахырына хоккей мәйданчыгын төзекләндерү эшләре дә төгәлләнәчәк. Барлык объектлар да видеокүзәтү һәм тавыш техникасы белән җиһазландырылачак.



ТР Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырылган зур спорт комплексыннан тыш, быел республика программасы кысаларында 3нче мәктәптә һәм Югары Чаллы авылында волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары булдырылды. Моннан тыш, Түбән Кама халкы быел кыш «Батыр» спорт комплексында  яңа чаңгы базасында да шөгыльләнә алачак.

Барлык объектларга (Гагарин урамындагы спорт комплексын да кертеп) республика программасы буенча 14 млн  сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ТР бюджетыннан  - тагын 14 млн  сумга якын,  муниципаль казнадан 9 млн  сум   өстәмә финанслар күчерелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*