Рус Тат
Түбән Кама янгын сүндерүчесе һөнәри осталык буенча ХIII Бөтендөнья уеннарында ун медаль яулаган
Спорт
  • 26 Сентябрь 2018 - 15:37
  • Караулар: 28
Түбән Кама янгын сүндерүчесе Алексей Кузнецов янгын сүндерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре арасында узган  ХІІІ Бөтендөнья уеннарында  ун медаль яулаган.

Билгеле булганча, әлеге ярышлар Көньяк Кореяда узды. Анда барлыгы 40 илдән вәкилләр катнашты. Янгыннарны кисәтү бүлегенең әйдәп баручы инженеры, Татарстаннан бердәнбер вәкил Алексей Кузнецов ярышларда   Россия җыелма командасы составына керде. 



Катнашучылар спортның олимпия төрләрендә дә, янгын сүндерү-гамәли дисциплиналар буенча күнегүләрне үтәүдә дә көч сынашканнар. Алексей җиңел атлетика буенча тугыз алтын һәм күп төрле ярышларда бер бронза медаль яулаган. Нәтиҗәдә, Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны алуга ирешкән.

Якташыбыз 4х100, 4х400 метрга эстафета ярышларында, каршылыклар белән 110 метрга йөгерүдә, туп ыргытуда, озынлыкка, биеклеккә сикерү кебек ярышларда беренчелекне алган.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*