Рус Тат
Бүген «Нефтехимик» үз бозында «Ак Барс» белән очраша
Спорт
  • 21 Сентябрь 2018 - 09:54
  • Караулар: 45
Көтеп алынган матч - «Нефтехимик» - «Ак Барс» уенын карарга бүген Түбән Каманың Боз сараена биш мең ярым тамашачы җыелачак. «Кунаклар күп булачак: Казан, Минзәлә, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән», - дип хәбәр итә «Нефтехимик» клубының матбугат хезмәте.

Уен башында символик төстә алканы легендар хоккейчы, 1975-1982 елларда «Нефтехимик»та уйнаган, команданың элеккеге капитаны, 64 яшьлек Владимир Чунарев ыргытачак. Моның өчен ул Воткинск шәһәреннән махсус килә.
Социаль челтәрләрдәге язмалардан күренгәнчә, ике як уенчылар да матчка ныклап әзерләнә. Җанатарлар исә зур түземсезлек белән уен барышын көтә.

Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*