Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
“Түбән Кама кроссы -2018” узышында 26 меңнән артык кеше катнашты
Спорт
  • 17 Сентябрь 2018 - 13:09
  • Караулар: 84
“Түбән Кама кроссы -2018”  узышында быел 26 578 кеше катнашты. Әлеге спорт чарасы шәһәрдә унберенче ел рәттән уздырылып килә. Узышларда һәвәскәрләр дә, профессионаллар да, “көчле рухлылар”да катнашты.

Иң куп катнашучыларны туплаган команда - “Түбән Кама Нефтехим” предприятесе. Узган ел дөньяга килгән Стефания Носова, аннан аз гына өлкәнрәк Кирилл Подсошкин иң яшь спортчылар буларак билгеләп үтелде. Кросста катнашкан иң өлкән ир-ат спортчы – 87 яшьлек Елагин Анатолий, хатын-кызлар арасында - 70 яшьлек Валентина Кудряшова.

Нәтиҗәләр белән таныштырып үтәбез.

18 яшькә кадәрге кызлар арасында 3000 метрга узышуда:
3нче урын - Диләрә Шәйхетдинова;
2нче урын - Мария Енизеркина;
1нче урын - Инзилә Сафина.

18 яшьтән өлкәнрәк хатын- кызлар арасында 3000 метрга узышуда:
3нче урын - Камилла Бәхтиярова;
2 нче урын - Анна Сафина;
1нче урын - Елена Дектерева.

18 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында 3000 метрга узышуда:
3нче урын - Ришат Гыйбадуллин;
2нче урын - Антон Бутянов;
1нче урын - Айдар Гайнуллин.

18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар-егетләр арасында 3000 метрга узышуда:
3нче урын-Дамир Нурдәүләтов;
2нче урын - Максим Антонов;
1нче урын - Илнар Ягъфәров.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар