Рус Тат
Түбән Каманың «Ярыш» спорт комплексында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры уза
Спорт
  • 02 Февраль 2018 - 11:20
  • Караулар: 115

Иртәгә, 3 февральдә, Түбән Камада «М-7» җәмгыяте призына ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры башлана. Көн уртасында «Ярыш» спорт комплексында башланачак турнирны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин һәм Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе, спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин катнашуы көтелә.

Турнир келәмендә Татарстан, Чувашстан, Удмуртия, Марий-Эль, Дагстан, Оренбург, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Казахстан, Үзбәкстанның иң көчле көрәшчеләре бил алышачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*