Рус Тат
Хоккейчы остазларына бүләк ясаган
Спорт
  • 24 Гыйнвар 2018 - 09:43
  • Караулар: 136

“Нефтехимик” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм биредә эшләүче 16 тренер яңа спорт формасына ия булдылар. 

Аларга бу “җылы” бүләкне мәктәпнең элекеге укучысы, “Нефтехимик” спорт клубында шөгыльләнеп, бүгенге көндә «Колорадо» командасында уйнаучы танылган хоккейчы Наил Якупов ясады.

Клубның сайты хәбәр итүенчә, хәзер остазлар үз дәресләрен күкрәгенә «Нефтехимик» хоккей клубы эмблемасы төшерелгән җылы костюмнарда уздыра алачаклар. Шунысын да әйтеп үтик, бүгенге көндә Наил Якуповның әтисе “Нефтехимик” клубында генераль менеджер вазыйфасында хезмәт куя.

“Татар-информ” МА материалларыннан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*