Рус Тат
«Нефтехимик» хоккейчылары «Ак Барс» командасын 3:0 исәбе белән отты
Спорт
  • 21 Декабрь 2017 - 11:06
  • Караулар: 84

Кичә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы үз бозында «Ак Барс» белән очрашты. Командаларның бу очрашуы да 3:0 (1:0, 1:0. 1:0) исәбе белән “Нефтехимик” файдасына төгәлләнде.

Боз хуҗаларыннан голларны Деннис Эверберг (6 нчы минут) белән Дэн Секстон (33 һәм 57 нче минутлар) кертте.


Шулай итеп, “Нефтехимик” командасы капкачысы Илья Ежов быелгы сезонда 6 матчта капкасын “коры” калдырды.



Сүз уңаеннан, быелгы чемпионатта көндәшләр моңа кадәр үзара бер тапкыр очрашкан иде инде – 2 декабрьдә Казанда узган матч та "Нефтехимик" файдасына төгәлләнде (2:1).

“Ак Барс” әлегә Көнчыгыш конференциядәге беренче урынын саклап калды. Команданың 43 уеннан соң 79 очкосы бар. “Нефтехимик” та үкчәгә басып килә: 42 уен – 76 очко.


Чыганаклар:“Татар-информ” МА, "Нефтехимик" хоккей клубы рәсми сайты.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*