Рус Тат
Бүген «Нефтехимик» үз бозында «Ак Барс» белән очраша
Спорт
  • 20 Декабрь 2017 - 11:25
  • Караулар: 126

Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы үз бозында Казанның «Ак Барс» командасы белән очраша. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.

Россия чемпионаты кысаларында бу ике команда 73 тапкыр очрашкан: шул дәвердә казанлылар 48 тапкыр җиңүгә ирешкән, 5 тапкыр голлар тигез булган, 20 тапкыр җиңелгән.

2 декабрьдә Казанда узган уенда исә «Нефтехимик» «Ак Барс»ны 1:2 исәбе белән отты.

Казанлылар Көнчыгыш конференциядә беренче баралар, «Нефтехимик» - өченче урында, дип искәртә tatcenter.ru.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*