Рус Тат
Чаңгычы Диләрә Сабирҗанова – Россия кубогы этабы җиңүчесе
Спорт
  • 14 Декабрь 2017 - 10:15
  • Караулар: 90

Кировск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия кубогының II этабы үтте. Ярышларда «Нефтехимик» спорт клубы чаңгычылары да катнашты. Нәтиҗәләр сөендерә: якташыбыз, халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова ирекле стильдә 10 чакрым ераклыкка узышларда өченче урын яулады. Ул бу араны 30:17.8 минутта үтте. Халыкара класслы спорт мастерлары булган Алия Иксанова финишка – җиденче, Наталия Жукова унҗиденче килде.

Ноябрь аенда Вершина Тёида үткән Хакасия кубогы ярышларындагыча, биредә дә Диләрә Татарстан хатын-кыз спортчылары арасында үзен иң яхшылардан күрсәтте. Ул чагында ул бишенче килгән иде.



36 яшьлек Диләрә Сабирҗанова бу ярышларда иң өлкән һәм иң тәҗрибәле чаңгычы буларак танылды. Бөтендөнья Универсиадасының һәм Европа континентара кубогы көмеш медаль иясе, Дөнья кубогы этаплары һәм чемпионатларда чыгыш ясаучы Диләрә үзен кабат көчле,тотрыклы һәм максатчан спортчы буларак күрсәтте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*