Рус Тат
“Нефтехимик” футбол кырында “Дуслык матчы” узачак
Спорт
  • 09 Ноябрь 2017 - 11:34
  • Караулар: 47

11 ноябрь көнне Түбән Каманың “Нефтехимик” балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе футбол мәйданчыгы, төзекләндерүдән соң, кабат ачыла. Әлеге мәйданчыкны яңарту ТР бюджеты хисабына башкарылган, моның өчен 14 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Ясалма чирәм түшәлгән әлеге спорт мәйданчыгы ачылуга ун елдан артык вакыт үткән. Шушы дәвер эчендә әлеге футбол кыры ничәмә-ничә спортчыны тәрбия кылып, зур тормыш юлына озаткан, биредә төрле дәрәҗәдәге ничәмә-ничә матч, очрашу узган.

Яңартылган мәйданчыкны ачу уңаеннан, бу көнне биредә “Дуслык матчы” оештырылачак. Футбол кырында “Түбән Кама” һәм “Наша столица” (Казан) командалары очрашачак. Составына спортчы ветераннар, спорт мәктәбендә тәрбияләнгән футболчылар, җитәкчеләр, депутатлар, үз хезмәт юлын Түбән Камада башлап, бүгенге көндә Казанда эшләүче якташларыбыз кергән командаларның капитаннары – Айдар Метшин һәм Илсур Метшин.

Уен 13. 00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Спорт мәктәбенең адресы: Тукай ур., 23.

12.15 сәгатьтә җанатарлар өчен флешмоб оештырылачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*