Рус Тат
Түбән Каманың яшь спортчылары яңа үрләр яулый
Спорт
  • 03 Октябрь 2017 - 13:37
  • Караулар: 80

Республиканың Югары Ослан районында “багги” класслы спорт автомобильләре арасында узышлар үтте. Анда районның үз спортчыларыннан тыш, республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре, Чувашстаннан килгән узышчылар да катнашты. 

Катнашучылар Югары Ослан районы башлыгы һәм "Ферекс" компаниясе кубоклары өчен үзара көч сынаштылар.

Һава шартларының кайбер уңайсызлыкларына карамастан, яшь спортчылар үзләрен оста һәм тәҗрибәле узышчылар итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәләр дә куанычлы: Д3-мини дисциплинасында тугыз яшьлек түбәнкамалы – “Автокросс” яшьләр үзәге вәкиле Данил Жаворонков иң югары бүләккә ия булды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*