Рус Тат
"Яшел фитнес" урынын үзгәртә
Спорт
  • 14 Июля 2017 - 16:25
  • Просмотров: 157

Игътибар! 16нчы июль, якшәмбе көнне, "Яшел фитнес" проекты оештырган бушлай физик шөгыльләр шәһәрнең Аттракционнар паркында түгел, ә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак.
Бу көнне "Яшел фитнес"ка яшелдән киенеп килгән кешеләргә махсус бүләкләр тапшырылачак һәм рейтингка биш балл өстәләчәк.

Димәк, 16нчы июль, 10.00 сәгатьтә шәһәрнең “Гаилә”, “Кояшлы алан”, Тукай исемендәге парклары сезне "Яшел фитнес"ка көтеп кала.

Программада:

10.00 - 10.20 – иртәнге зарядка;

10.30-11.10 - функциональ физик күнегүләр;

11.20-11.50 – махсус сулыш алу техникасын кулланып, күнегүләр ясау.

Оештыручылар уңайлылык өчен махсус келәмнәр һәм баш киемнәре алып килергә киңәш итә.

Чарага теркәлү: http://zelfi.ru/nijnekamsk/events/140

"Яшел фитнес" проекты уздырган чаралар турында һәрдаим хәбәрдар булырга теләсәгез, проектның социаль челтәрдәге битендә теркәлегез: http://zelfi.ru/nijnekamsk
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар