Рус Тат
Танылган хоккейчы Наил Якупов Түбән Каманың яшь спортчылары белән очрашачак
Спорт
  • 11 Июля 2017 - 15:37
  • Просмотров: 84

19нчы июль, чәршәмбе көнне, «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнеп, бүгенге көндә «Колорадо» командасында уйнаучы танылган хоккейчы Наил Якупов балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче 2003нче елгы спортчылар өчен мастер-класс үткәрәчәк.

http://sport.business-gazeta.ru/news/195248 хәбәр итүенчә, 12.30 сәгатьтә Боз сараенда башланачак әлеге чара 1сәгать 15 минут дәвам итәчәк.

Яшь спортчылар өчен гаять файдалы һәм кирәкле әлеге күркәм башлангыч атна саен оештырылып, анда «Нефтехимик»ның тренеры Андрей Назаров, капкачылар Илья Ежов, Андрей Макаров, сакчы Андрей Сергеев һәм башка хоккейчыларның да осталык дәресләре үткәрүе планлаштырыла.
Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар