ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТЭЦ волонтерлары предприятие ветераннарына ярдәм итә
Яшьләр тормышы
  • 13 Апрель 2020 - 14:49
  • Караулар: 31

Түбән Кама ТЭЦы предприятие ветераннары өчен волонтерлык хәрәкәте оештырган.

"Тыныч вакытларда да игътибарсыз калмадык, - ди ветеран-энергетик Валерий Митягин. – Ә хәзер бу кайгырту безгә тормышыбызны җиңеләйтеп кенә калмый, авырудан сакланып калырга да ярдәм итә”.

Эштән буш вакытында предприятиенең яшьләр лидеры Марат Зарипов Митягиннар үтенече буенча аларга гаражларыннан кирәкле әйберләрен алып кайтып биргән.

Волонтерлар, барлык санитар кагыйдәләрне үтәү белән бергә, килеп ирешкән гозерләрне вакытында һәм тиз үтәргә тырышалар. Әйтик, узган җомгада кизүлеккә химик анализ лаборанты Ольга Гурьева һәм кототурбина цехы өлкән мастеры Евгений Куляевлар чыккан.

“Күп кенә пенсионерларга бүгенге көндә кибеткә яки даруханәгә бару бик кыен, - диләр яшьләр. - Волонтерлык эше белән шөгыльләнгәндә, аларга, чыннан да, безнең ярдәм кирәклеген аңлыйбыз".

Елена Токарева материалы.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*