ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Кама яшьләре республика конкурсында берьюлы биш грант отты
Яшьләр тормышы
  • 13 Март 2020 - 08:28
  • Караулар: 52

Түбән Кама яшьләре Казандагы зур конкурста берьюлы биш грант отты.

Бүләкләү тантанасы IT-паркта узды. Республика буенча барлыгы 70 җиңүче сайлап алынды.

Венера Сәйфуллаева Түбән Камада яшүсмерләр арасында фехтование күнекмәләрен үзләштерү һәм туган якны өйрәнү проекты өчен 80 мең сумлык грант отты. Яна Енькова - яшь видеоблогерлар өчен аппаратурага 50 мең сум, Булат Әюпов - Түбән Камада үзиреклеләр хәрәкәтен үстерүгә 80 мең сум, Марина Догадина - «След» эзләнү отряды өчен 50 мең, ә Лиза Сперанская хуҗасыз хайваннарны тәрбияләүгә 80 мең сумлык грантка ия булды.

«Безнең чорда мондый мөмкинлекләр юк иде, - ди Түбән Кама муниципаль районының яшьләр идарәсе башлыгы Айгөл Аитова. - Һәрвакыт яшьләр өчен, аеруча үз мөмкинлекләреннән файдалана алулары өчен сөенәм».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*