ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбәнкамалыларны «Мин яратам сине, тормыш!» дигән видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар
Яшьләр тормышы
  • 22 Февраль 2020 - 10:37
  • Караулар: 38

Иҗади эшләрне сайлап алу «Гринландия-2020» XXVIII Бөтенроссия авторлык җыры фестивале кысаларында узачак. Конкурста катнашу өчен студияләр, клублар, иҗат берләшмәләре чакырыла.

Видеороликлар биш номинация буенча кабул ителә:

• «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте – киләчәккә юл» – Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең сезнең тормыштагы роле турында;

•  «Мин яратам сине, тормыш!» – конкурс концепциясе нигезендә сайланган ирекле тема;

• «Ватанга хезмәт итү» – хәрби традицияләргә тугрылык, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләр турында;

• «Барлык һөнәрләр дә яхшы – теләгәнеңне сайла» - һөнәр сайлау һәм үз эшенең осталары турында;

• «Без барысы өчен дә җаваплы» – бөтен тереклеккә карата мәхәббәт турында.

Конкурс өчен эшләр шәхси һәм коллектив исеменнән булырга мөмкин. Нәтиҗәләр 30 апрельдә ясалачак. Җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Тулырак мәгълүматны «Гринландия»  авторлык җыры фестиваленең рәсми сайтында белергә мөмкин.

Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча  гариза бирергә кирәк:  610000, Киров шәһәре, Ленин урамы, 80 («Гринландия» фестиваленең оештыру комитеты)

Электрон почта адресы: grinlandia-kirov@mail.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*