ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Айдар Метшин уку йортларында спорт клублары эшен көчәйтергә йөкләмә бирде
Яшьләр тормышы
  • 16 Октябрь 2019 - 14:20
  • Караулар: 47
Айдар Метшин җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә физкультура һәм спорт темасын кузгатты.

"Мәктәпләр һәм студентлар спорт клубларының роле артырга тиеш, барлык яшь үзенчәлекләрен, сәламәтлек төркемнәрен дә колачлап, милли һәм олимпия спорт төрләрен дә кертергә кирәк", - диде Түбән Кама мэры.
Бүген шәһәрдә һәм районда 30дан артык спорт төре үсеш ала, 12 спорт мәктәбе эшли, шуларның 2се - олимпия резервы, 8е -  бюджет мәктәбе. Шәһәрдә 30 тренер-укытучы эшли, ә авыл җирлекләрендә - 13. "Биредә безгә  яңа кадрларны җәлеп итеп һәм аларга кирәкле шартлар тудырып, эшне көчәйтергә кирәк дип саныйм", - дип билгеләде Айдар Метшин.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шулай ук узган ел Кама Аланында "Аквамарин" бассейны төзелүен дә искәртте. 2019 елда бездә  15,16,19, 20 нче мәктәпләрдә  4 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Киләсе елда Түбән Кама ябык футбол манежларын төзү буенча яңа республика программасында катнашачак. Яңа спорт корылмасы «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә булдырылачак.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*