ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама яшьләре мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Евразия бәйгесенә чакырыла
Яшьләр тормышы
  • 07 Сентябрь 2019 - 08:57
  • Караулар: 10

2019 елның 1 ноябренә кадәр студентлар һәм 28 яшькә кадәрге яшь IT-белгечләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Honor Cup 2019 Евразия бәйгесендә катнашырга чакырыла. Конкурс һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел ярышларда 11 меңнән артык кеше катнашкан.


  Сайлап алу этабында 15 сентябрьгә кадәр онлайн-викторина узарга кирәк. Нәтиҗәләр түбәндәге номинацияләр буенча формалаштырыла:

-5G - яңа буын мобиль элемтә технологияләре һәм стандартлары;
-IT - мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең компонентлары;
-IP - IP-челтәр технологияләре һәм беркетмәләре;
-AI - ясалма акыл моделе һәм алымнары.

Викторинада җиңүчеләр 10-13 октябрь көннәрендә бәйгенең сайтында экспертларның ачык сорауларына җавап бирергә тиеш булачак. Финал Мәскәүдә узачак, шунда ук җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итәчәкләр. Төп бүләк - 10 000 доллар  һәм Кытайга бару мөмкинлеге.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*