ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Түбән Кама студентыннан халыкара фестивальләргә бушлай бару тәҗрибәсе
Яшьләр тормышы
  • 19 Август 2019 - 11:19
  • Караулар: 25

Сез кайчан да булса волонтерлык хәрәкәтенең өстенлекләре турында уйланган идегезме? Кемдер әйтер: "Ә үзенчәлеге нәрсәдә? Бушлай эшлисең!». Мин, әлбәттә, килешәм – сез бернинди дә акча эшләмәячәксез, тик гади туристлардан аермалы буларак, байтак акчаны янга калдырасыз. Әйдәгез, барысы турында да тәртип буенча!

Быел бер иске яхшы дустым ярдәмендә мин волонтерлыкка башка яктан карадым һәм артык акча булмаган вакытта бу сәяхәт итүнең бик яхшы ысулы икәнен аңладым. Сүз уңаенда, минем исемем Таня Белкина, 19 яшь, Түбән Камада яшим. Минем кебекләр турында «фәкыйрь студент» диләр. Ә сәяхәт итәргә бик яратам! Бәхеткә, мин үз теләгемне «Бөек Болгар» халыкара урта гасыр сугышы фестивалендә тормышка ашыра алдым.

Фестивальнең үзе турында тулырак сөйлим. Бу шактый күләмле чара турында ишетмәгән кешеләр дә бардыр. Сер итеп әйтим, мин үзем дә аның турында башланырга ике атна кала гына ишеттем... Ә фестиваль алтынчы тапкыр уздырыла инде! «Бөек Болгар» – IX-XV гасыр бабаларыбыз тормышын үзенчәлекле реконструкцияләү. Үзәктә - ике көн дәвамында рыцарь киемнәре кигән һәм кораллары тоткан рыцарь сугышларының төрле төрләре үткәрелә торган көрәш мәйданы: җәя һәм ат турнирларыннан алып бугуртка- массакүләм сугышка кадәр. Көрәшләрдә катнашучылар - Россия һәм якын чит илләрдән тематик клублар әгъзалары, хәтта кызлар да бар!

Көрәш мәйданындагы матур тамашалардан тыш, кунаклар «Алтын Урда» һәм «Идел буе Болгариясе» лагерьларында халыкларның үткән тормыш-көнкүрешен дә күзәтә алдылар: ике көн борынгы киемнәргә киенгән фестивальдә катнашучылар ата-бабаларының көнкүреше буенча гына яшәделәр. Шулай ук Россиянең алдынгы һөнәрчеләреннән мастер-класслар, ярминкәләр һәм бай музыкаль-күңел ачу программасы: фолк һәм рок-группа чыгышларыннан алып, көрәш мәйданында үткәрелгән фаер-шоу барысын да сөендерде.

Фестивальдә ирекле хәрәкәтне оештыручыларның берсе - «ТР туристлык волонтерлары ассамблеясе». Аның ярдәме белән мин Болгарга юл тоттым.

1. Инде билгеләп үткәнчә, волонтерлык - ул бюджет экономиясе. Өч көн дәвамында оештыручылар миңа карата кайгыртучанлык күрсәттеләр: Болгардагы Ак мәчет янында стационар чатыр лагереның уңайлы шартларында яшәү, өч тапкыр туклану, лагерьдан фестивальгә кадәр транспорт, чара логотибы булган махсус кием. Шулай ук музей-тыюлык территориясендә урнашкан барлык музейларга бушлай бару волонтерлар өчен күңелле бонус булды.


2. Волонтерлар вазыйфалары мине көрәш мәйданындагы барлык хәрби хәрәкәтләрне ирекле күзәтергә ярдәм итте.

3. Волонтерлык вакыйганы тирәнрәк һәм көчлерәк тоярга ярдәм итә. Мин күзәтүче ролендә генә түгел, ә тудыручы һәм иҗат итүче ролендә чыгыш ясадым. Бу, һичшиксез, яңа хис-кичерешләр өсти.

4. Волонтерлык - күнекмәләрне үстерү мөмкинлеге. Фестиваль вакытында мин үземне тәртип саклауда да, билетлар сатуда да, туристларга мәгълүмат бирүдә дә сынап карадым.

Болар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә миңа лидерлык сыйфатларын, аралашучанлыкны, игътибарлылык, төгәл һәм тиз фикер йөртә белүне үстерергә ярдәм итте.

Мин һәрвакыт эшләдемме? Турыдан-туры җавап бирәм - юк. Эшләргә дә, ял итәргә дә, рок-концертларда күңел ачарга да, музей, ярминкәләрдә, мастер-классларда булырга да, яшьтәшләрем белән аралашырга да вакытым бар иде.

Шулай итеп, быел һава торышы бик яхшы булмаса да, сәфәр әйбәт булды. Һичшиксез, волонтерлык минем өчен «Бөек Болгар» фестиваленең күңелле якларын күбрәк күрергә ярдәм итте. Бу идея белән янып киткән яки минем сүзләремә ахыргача ышанмаган барлык кешеләргә - Welсome to Bolgarfest киләсе елда!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*