Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Күңел җылысын бүләк итик: Түбән Кама яшьләре картлар йортларында яшәүчеләргә хат яза ала
Яшьләр тормышы
  • 30 Июль 2019 - 12:57
  • Караулар: 34

Түбән Кама балаларын һәм яшьләрен "Старость в радость” (“Картлык –шатлык”) фонды проектына кушылырга чакыралар.

2006 елның язында беренче курс студенты Лиза Олескина ерак өлкәгә халык иҗаты әсәрләрен туплау максатында практикага китә. Биредә ул җирле халык белән аралашу өчен, картлар йортына килә. Андагы фәкыйрьлекне, бигрәк тә әби-бабайларның күзләрендәге моңсу хәсрәтне студент кыз кире Мәскәүгә әйләнеп кайткач та оныта алмый.

Шул вакыттан бирле инде күп еллар дәвамында һәр ял көннәрендә фонд волонтерлары картлар йортында концертлар оештыра, аларга теләктәш булган кешеләрдән хатлар алып килә. “Өлкән яшьтәге кешеләргә еш кына аралашу җитми, әмма сез, гадәти хат алышуны башлап, бу проблеманы хәл итә аласыз, - дип мөрәҗәгать итә проект җитәкчеләре түбәнкамалыларга. - Моның бик җаваплы булуын аңларга кирәк: әби - бабайлар оныклары язудан туктаса, бик борчыла”.

Фонд сайтында дусларыннан хат көтүче өлкән буын вәкилләренең фоторәсемнәре тәкъдим ителгән, шунда ук аларның һәркайсы турында мәгълүмат та урнаштырылган. Һәркем, өлкәннәргә хат язып, күңел җылысын бүләк итә ала!

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*