Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Нефтехимиклар арасында хәрби-патриотик уен үткән
Яшьләр тормышы
  • 30 Июль 2019 - 10:28
  • Караулар: 32

Эре сәнәгать предприятиесенең туган көне уңаеннан, “Нижнекамскнефтехим” компаниясе хезмәткәрләре арасында хәрби-патриотик уен үткән.

Икенче ел рәттән оештырылучы ярышларда йөздән артык кеше катнашкан. Алар егерме командага бүленеп, җитезлектә көч сынашкан. Биремнәр җиңелләрдән булмаган: катнашучылар тәбәнәк сетка аша шуышып үткәннәр, тирән "чокыр" аша салынган бүрәнә аркылы чыкканнар, баскычтан менүдә һәм бау буйлап төшүдә ярышканнар.


Аннары карта һәм компас ярдәмендә ориентлашу буенча бәйге үткән. Катнашучылар үз осталыкларын пейнтбол уенында да күрсәткән. Нәтиҗәдә, беренчелекне изопрен-мономер заводы командасы яулаган. Завод 1980 елдан бирле эшли һәм, нигездә, каучук өчен чимал чыгара.


«Бу аерым бер чара гына түгел, ә яшьләр белән эшләүнең озак еллар дәвамында җайга салынган системасы, - дип белдергән ярыштан соң компаниянең генераль директоры Азат Бикмурзин. - Ул безнең хезмәткәрләрне, аеруча яшь белгечләрне, эштә генә түгел, аннан тыш та актив тормышка җәлеп итәргә тиеш. Төп бурыч - команда рухы, үз компанияңә, үз эшеңә карата яхшы мөнәсәбәт булдыру һәм үстерү».


 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*