Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада яшьләр өчен бушлай туристик слёт оештырыла
Яшьләр тормышы
  • 25 Июль 2019 - 12:21
  • Караулар: 39
Эшләүче яшьләр өчен Түбән Камада «Квест и Лес» («Квест һәм Урман»)  туристик слеты оештырылачагын хәбәр иткән идек. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү иртәгә, 26 июльдә, төгәлләнә.  

Слет  Кама Аланының Вязовка елгасы буенда  3, 4 август көннәрендә үтә.  Анда Татарстан предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  хезмәткәрләре, студентлар катнаша ала.

Катнашучылар палаткаларда яшәячәк. Алар өчен спортның төрле юнәлешләре, көндәлек тормышта башкарылучы эшләр буенча ярышлар һ.б. оештырыла. Әлбәттә, чараның иң матур мизгелләреннән берсе - төнге учак янында җырлы-биюле уеннар. Катнашу бушлай.

Гаризалар «Заявка на турслет» тамгасы белән  kover-nk@mail.ru электрон почтасы яисә 41-69-23 номеры аша кабул ителә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*