ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Корбан Бердыев Түбән Камада Татарстан футбол академиясе филиалын ачачак
Яшьләр тормышы
  • 22 Июль 2019 - 09:08
  • Караулар: 115

Түбән Камада легендар футбол тренеры Корбан Бердыев булып китте. Айдар Метшин һәм җирле клуб президенты киңәшчесе Наил Гыйззәтуллин белән бергә алар “Нефтехимик” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясен карадылар. Биредә  заманча җиһазландырылган футбол кыры төзү планлаштырыла.

Билгеле булганча, июнь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка Татарстанда кече яшьтән үк футболчылар әзерләү эшен оештыру максатында балалар-яшүсмерләр футбол академиясе ачарга, республиканың зур шәһәрләрендә аларның филиалларын булдырырга тәкъдим итте.



Яңа спорт мәйданчыклары киләсе елда ук төзелер дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 35 футбол мәйданчыгы эшли, шуларның 4 се – тулы үлчәмле кырлар. "Нефтехимик” спорт мәктәбендә 658 бала шөгыльләнә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*