ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбәнкамалы Данил Кизим хәрби хезмәт юлын Преображенский полкында үткән
Яшьләр тормышы
  • 18 Июль 2019 - 14:30
  • Караулар: 69
«Ваша газета» хәбәрчесе ике атна элек  армия сафларыннан кайткан шәһәрдәшебез белән  очрашып әңгәмә корган.

Узган ел Түбән Кама мәктәпләренең берсендә шау-шу куптарган вакыйганы күпләр хәтерлидер: биредә эшләүче физкультура укытучысы Данил Кизим уку йортына исерек килеш пычак тотып килгән җәнҗалчыны тоткарлауда полиция хезмәткәрләренә ярдәм күрсәткән иде. 

Нык ихтыярлы, кыю егет соңрак магистрлык   диссертациясен яклап, укуын уңышлы гына тәмамлагач, хәрби бурычын үтәү өчен, армиягә китәргә карар кыла  һәм 154 нче аерым комендант Преображенский полкына (сүз уңаеннан, быел полк сафларын 12 түбәнкамалы тулыландырган)  алына. 



Хәбәрче белән әңгәмәсендә Данил Кизим хезмәт чорында 13 дәүләт  башлыгын каршы алырга туры килүен сөйли. Алар  Зимбабве, Казахстан, Таҗикстан президентларын, Пхукет башлыгын каршы алганнар. КХДР рәисе Ким Чен Ынны каршы алу өчен,  алар ротасы хәтта Владивостокка да очкан. Хезмәт итү чорында, әлбәттә, солдатлар хәрби әзерлек үткәннәр, кар-яңгырга карамыйча, көненә 5-6 сәгать шөгыльләнүләрен искә ала Данил. Ул Россия Президенты Владимир Путин белән дә очрашкан. 



Данил Кизим армиягә китәчәк егетләргә үз киңәшләрен дә бирә. Аның фикеренчә, беренчедән,  армиягә аңлы рәвештә барырга кирәк. Икенчедән, армиядә хезмәт итү зур сабырлык сорый, үзеңә карата әйтелгән күп кенә сүзләргә игътибар итмәскә, түзем булырга кирәк. Өченче киңәш - аралашучан булу, андыйларга хезмәт срогы үтү күпкә җиңелрәк икән.



Көзгә Данил Кизим үзе эшләгән 26 нчы мәктәптә укытучылык эшен дәвам итәргә планлаштыра.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*