ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
ВИДЕО: Түбән Кама яшьләре Казанда узачак ARENALAND фестиваленә әзерләнә
Яшьләр тормышы
  • 11 Июль 2019 - 15:15
  • Караулар: 74
Шәһәрдәшләребез  Павел Новиков һәм Раилә Гыймадиева Казанда  ARENALAND мультиформатлы фестивалендә Түбән Каманы тәкъдим итәчәк. 27 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз -  конкурста нефтехимиклар шәһәреннән   катнашучы бердәнбер пар.



Яшьләрне йөгерү, Казансуда йөзү һәм башка төрле спорт ярышлары көтә.  «Элек мин ирекле көрәш, футбол белән ныклап шөгыльләндем, - ди «Таиф-НК» хезмәткәре Павел Новиков. - Хәзер  мөстәкыйль рәвештә үземне формада тотуны дәвам итәм: тренажер залында шөгыльләнәм, урамда кросслар оештырам, даими рәвештә суда  йөзәм».


Әлеге пар үзләре турында видеоролик та төшергән.  Быел ARENALAND   20-21 июльдә уза, аның кысаларында яшьләр өчен спорт мәйданчыклары эшләячәк, лекторийлар, күргәзмәләр, ярминкәләр, фотозоналар, авто/мотошоу,  зур концерт программасы үткәреләчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*