Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Айдар Метшин: "Бүгенге Түбән Кама яшьләре - актив, иҗади, талантлы һәм инициативалы 58 меңнән артык егет һәм кыз".
Яшьләр тормышы
  • 27 Июнь 2019 - 08:42
  • Караулар: 33

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән матур һәм шатлыклы бәйрәм - Россия яшьләре көне белән котлыйм!

Бүгенге Түбән Кама яшьләре - актив, иҗади, талантлы һәм инициативалы 58 меңнән артык егет һәм кыз. Нәкъ менә сез - җирлегебездәге уңай үзгәрешләргә этәргеч бирүче көч, Түбән Каманың бүгенгесе һәм киләчәге.

Сезнең көч һәм өстенлегегез - кыю рәвештә теләсә нинди бурычларны хәл итүгә алыну, стандарт булмаган фикерләү һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмау, үзгәрешләргә омтылу сәләте. Сез башкалар язмышына да битараф түгел: күбегез эзләнү һәм студентлар отрядларында эшли, ветераннарга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә, үзиреклеләр хәрәкәтендә актив катнаша.

Без сезнең белән янәшә булуыбызга шат! Бүген шәһәр һәм район күләмендә яшьләрнең үз максатларын тормышка ашыру, лаеклы белем һәм һөнәри үсеш алулары өчен күп эшләр башкарыла. Безнең бурыч – Түбән Кама яшьләренең перспективалары ачык һәм аңлаешлы, ә сезнең киләчәгегез ышанычлы булсын өчен барысын да эшләү. Моның өчен без алга таба да яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар һәм мөмкинлекләр тудырачакбыз һәм һәрвакыт сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алачакбыз.

Беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, яшьлек дәрте сезне гомер буена озата барсын. Сезгә бәхет, мәхәббәт, оптимизм һәм һәр башлаган эшегездә уңышлар телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар