ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
16 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
9 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
2 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Иҗтимагый советның чираттагы утырышы Түбән Камада яшьләр проблемаларын өйрәнүгә багышланды
Яшьләр тормышы
  • 23 Апрель 2019 - 08:40
  • Караулар: 131
Түбән Камада яшьләр өчен яңа  иҗтимагый киңлек булдырылырга мөмкин. Бу хакта Иҗтимагый совет җитәкчесе Хәмзә Баһманов белдерде.

Хәмзә Баһманов сүзләренә караганда, советның яңа башлыгы буларак, ул  яшьләр белән очрашу үткәргән.  "Сөйләшү авыр булды, - ди җитәкче. - Минем үз гомеремдә  яшьләр белән  мондый авыр очрашу булганы юк иде".



Ике сәгатьлек очрашуның сәгать ярымы яшьләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салуга сарыф ителгән. Төп каршылык - Түбән Камада яшьләр өчен ял итү урыннары күп булса да, бу урыннарның  алар ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмавында.  "Алар беркемгә дә комачауларга теләми һәм үзләренә дә беркем  комачау итмәвен тели,-ди  Хәмзә Баһманов. - Безнең паркларда пенсионерлар, коляскалы әниләр күп... Ә яшьләргә үзләренең иҗтимагый ябык пространствосы кирәк".



Хәтта Түбән Камада күптән түгел ачылган "Ковёр" яшьләр инициативалары үзәге дә бу юнәлештә барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерми икән. Хәмзә Баһманов билгеләп үткәнчә, бу - заманча стильдәге, уңайлы, "зыялы"  йорт, ә күп кенә яшүсмерләр исә  дуслары белән рәсми булмаган шартларда очрашырга тели.



Яшьләр белән әңгәмәдән соң, Хәмзә Баһманов аларга яңа киңлекнең концепциясен эшләү бурычын йөкләгән, ә үзе исә иҗтимагый киңлек өчен бина сайлау эшенә керешкән. Аның сүзләренчә, бу максатларда  "Шинник" спорт комплексы янында 80 нче елларда төзелә башлаган ташландык бинаны файдаланырга мөмкин.  Хәмзә Баһманов Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр белән бу мәсьәлә буенча  фикер алышкан. 



Яңа иҗтимагый киңлекнең нинди функцияләр башкарачагы уртага салып, үзара киңәшеп хәл ителәчәк. Әлбәттә, бу эштә төп арадашчы вазыйфасын күптән түгел Түбән Камада аерым ведомство буларак бүленеп чыккан яшьләр эшләре идарәсе башкарачак.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*