ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
17 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
10 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
4 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
3 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
2 көн калды
Түбән Камада ТР ГХАТ идарәсе җитәкчесе белән берлектә гаилә кыйммәтләрен өйрәнделәр
Яшьләр тормышы
  • 11 Апрель 2019 - 08:28
  • Караулар: 143
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина Түбән Каманы абортларсыз территория итү тәкъдимен кертте.

"Түбән Кама -  иҗади, креатив идеяләр шәһәре, - диде ул  Түбән Кама никахлашу сараенда узган эшлекле иртәнге ашта. - Шуңа күрә дә бу бурычны  үти алырсыз бит?"

Хәер, бу -  форумда тәкъдим ителгән проектларның  берсе генә. Очрашу район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, структур идарә башлыклары, депутатлар, күп балалы гаиләләр һәм яшьләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды.



Очрашуны Түбән Кама ГХАТ  идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина ачты. Үз чыгышында ул  шәһәр оешканнан бирле никахлашу турында 158 095 акт теркәлүен билгеләп үтте. Мәгълүматлар буенча  шәһәрдә туучылар санының иң күп булган чоры 1987 елга туры килә, ул елда  5153 бала туган, ә 1995 ел туучылар санының иң аз булуы белән характерлана:  бу елда нибары 2560  бала дөньяга килгән.  2018 елда район җирлегендә 3085 бала туган, ә агымдагы елның беренче өч аенда - 692, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Быел игезәкләр туу очрагы арткан: өч ай эчендә 10 пар сабый дөньяга килгән, узган ел дүрт пар игезәк туган булган. Өченче һәм дүртенче бала табучы гаиләләр саны арткан. Быел гына да 132 гаиләнең өченче балалары туган.

 2019 елда 245 никах теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк. Шуларның 126 сы – беренче никахлар, 119 ы - икенче никахлар. Иң яшь кәләшкә  - 16, кияүгә – 19 яшь.
Өйләнешүчеләр арасында иң олы кәләшкә - 64, иң олы кияүгә - 70 яшь.



Өч ай эчендә 256 гаилә таркалган, ә бер пар 48 ел бергә яшәгәннән соң аерылышкан.

Инде хәзер үк никах теркәү өчен 652 гариза бирелгән, иң күп никахлашулар  август аена туры киләчәк. Хатын-кызлар консультациясендә 1650 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора.

Бэлла Махотина әйтеп узганча, Түбән Кама ГХАТ  идарәсе вәкилләре җәмгыятьтә  гаилә статусын ныгыту буенча юл картасы да эшләгән.

Теманы территориаль иҗтимагый үзидарә советлары җитәкчесе Тимур Гәрәев дәвам итте. Үз проектында ул  микрорайоннарда яшәүче гаиләләр иминлеген өйрәнү, чагыштырма анализ ясау фикерен тәкъдим итте.



Сухрау  җирлеге башлыгы Ришат Галимов авыл җирендә яшәүче  гаилә  турында сөйләде. "Бездә барысы да күз алдында, - диде ул. - Шуңа күрә без дус яшибез, һәр гаилә бәйрәме уртак бәйрәмгә әверелә. Үзегез килеп күрегез".



Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе рәисе Андрей Бликин гаиләдә ир-атның роле турында сөйләде. Аның фикеренчә, гаиләдә  балалар әтиләренең кайда эшләвен, нинди эш белән шөгыльләнүен күреп үсәргә тиеш, моның өчен аларның эш урыннарына экскурсияләр оештырырга мөмкин.

Очрашуда катнашучы өлкән сыйныф укучылары да гаилә коруга үз фикерләрен  белдерделәр, рәсми никахның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Ә республика конкурсында җиңүче булган педагогика көллияте студенты Ангелина Макушина "Минем шәҗәрәм" проектын тәкъдим итте, гаилә – кеше өчен  иң мөһиме, дип ассызыклады.

Район мөхтәсибе Салих хәзрәт һәм  Воскресение Христова  чиркәве рухание  Антоний Маряшов  теләсә кайсы диндә бары тик рәсми никахлар гына хуплануын ассызыкладылар, чөнки  бу очракта гына җаваплылык һәм чын гаилә турында сүз алып барырга була.



Ә шундый нык гаилә үрнәге буларак Вениамин һәм Наталья Плотниковлар гаиләсе чыгыш ясады, алар биш кыз тәрбиялиләр: иң өлкәненә – 13, кечкенәсенә  - 2 яшь. Наталья Плотникова үзе төзегән "Шигъри әлифба"  китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.




Очрашу ахырында Гөлшат Нигъмәтуллина  Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының кадрлар потенциалын үстерүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм актив остазлык эшчәнлеге өчен Бэлла Махотинага  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасын  тапшырды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*