ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
5 көн калды
Түбәнкамалы Максим Антонов Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасында волонтер буларак катнашкан
Яшьләр тормышы
  • 20 Март 2019 - 12:01
  • Караулар: 174
Түбән Кама химия-технология институты студенты Максим Антонов Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасында  волонтер буларак катнашкан.  

Максим үзе сөйләвенчә, универсиадада ирекле ярдәмче буларак катнашу өчен,  аңа сайлап алуның өч этабын үтәргә туры килгән. Ул универсиадада массакүләм мәгълүмат чаралары белән эштә волонтер буларак катнашкан һәм 2000  волонтер арасына үзенең дә эләгүен зур уңыш дип саный.



2018 елның җәендә шәһәрдәшебез  «Медиапостранство»  бөтенроссия форумында катнашкан һәм бу аңа «Платинум Арена» төп спорт объектында универсиада сайтының редактор ассистенты вазыйфасына эләгергә мөмкинлек биргән. Ул спортчылардан  интервьюлар алган,  аудиоязмаларны басма вариантка күчергән,  матбугат конференцияләре оештыруда һәм үткәрүдә дә актив катнашкан.



 Үзенең спортчылар парадында катгнашуын, аларны  6000 тамашачы алкышларга күмүен зур горурлык белән сөйли ул. Ачылу тантанасында Максим фотограф ярдәмчесе буларак эшләгән, ә ябылу тантанасында "Платинум Арена " ның төп сәхнәсендә масштаблы флешмобта катнашкан. Волонтерлар өчен дә биредә күп кенә аерым мәдәни чаралар үткән, моннан тыш, Максим Казахстан, Польша, Россия  спортчылары белән якыннан танышу мөмкинлеге дә алган.



Россия җыелма командасында составында булган якташыбыз, элеккеге танышы - «Нефтехимик» хоккей клубында  тәрбияләнгән  Богдан Якимов белән очрашу да волонтер күңелендә якты тәэсирләр калдырган.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*