Рус Тат
Түбән Камада "NG FEST" социаль урам биюләре фестивале узачак
Яшьләр тормышы
  • 09 Ноябрь 2018 - 09:25
  • Караулар: 22
Түбән Камада  Яшьләр форумы көннәре якынлаша. Бу якшәмбедә  биредә "NG FEST" социаль урам биюләре һәм мәдәниятләре фестивале узачак.

Фестивальдә катнашучылар breakdance, popping, jazz funk, hip hop, dancehall һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда һәм баттлларда чыгыш ясый, Россиянең төрле почмакларыннан килгән биючеләр белән таныша һәм хәтта героскутер да ота алачак.

Фестиваль Халык иҗаты йортында 10:00 сәгатьтә башлана. Барлык мәгълүматлар биредә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*