Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Кама химия-технология институты студентлары өчен хәрби-кыр җыеннары узды
Яшьләр тормышы
  • 19 Сентябрь 2018 - 09:12
  • Караулар: 37
14-16 сентябрь көннәрендә “Зәңгәр күл” балалар сәламәтләндерү лагеренда Түбән Кама химия-технология институты студентлары өчен ел саен үткәрелә торган «Яшь сугышчы курсы» уку җыеннары узды.



Җиденче ел рәттән үткәрелеп килүче чарада быел институтның 100 студенты һәм 10 инструктор катнашты. Уку йорты директоры Дмитрий Земский студентлар белән бергә "Яшь сугышчы курсы» узып, шәхси үрнәк күрсәтте.

Бу ел программасы алдагы курслардан шактый аерылып торды. Студентлар Кораллы Көчләр уставын, кул сугышы нигезләрен, һава-десант, укчылар, инженер-сапер, радио - дисциплиналар нигезләрен өйрәнделәр. Программага сафта йөрү әзерлеге узу, беренче медицина ярдәме күрсәтү, дайвинг нигезләре буенча лекцияләр кертелгән иде. «Нефтехимик» эзләү отряды вәкилләре һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар оештырылды.



Студентлар шулай ук бронялы транспорт һәм башка хәрби техника белән дә якыннан таныштылар.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*