Рус Тат
Түбән Кама спортчыларының яңа җиңүләре
Яшьләр тормышы
  • 18 Гыйнвар 2018 - 16:34
  • Караулар: 71

Новочебоксарск шәһәрендә 13-15 гыйнвар көннәрендә җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелегенә ярышлар узган. Анда Россиянең 14 төбәгеннән 900дән артык спортчы катнашкан. Түбән Кама данын биредә «Нефтехимик» һәм «Шинник» спорт клублары вәкилләре яклаган.


«Нефтехимик» клубы спортчысы, спорт мастеры Айдар Гыйләҗев ир-атлар арасында каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә беренче килсә, хатын-кызлар арасында бу җиңүгә якташыбыз Анна Ватропина лаек булган. Юниорлар арасында шул ук араны йөгерүдә спорт мастерына кандидат Руслан Кашинга тиңнәр табылмаган, яшьләр арасында да беренчелек безнеке: бу җиңүгә Семён Манаков лаек булган. Күп төр ярышларда катнашучы Раил Зарипов Россия спорт мастерына кандидат нормативларын үтәп, көмеш медаль алуга ирешкән. Бу сезонда барлык спортчылар да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр.


«Шинник» спорчылары да алдынгылар сафында: каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә Луиза Габделхакова һәм Артур Перевозчиков – икенче, Андрей Исаев өченче килгән. Озынлыкка сикерүдә Артур Перевозчиков икенче урын яулаган. Биш төрле ярышта һәм шар ыргытуда Екатерина Закирова – икенче. 4x200 метрга эстафета йөгерешләрендә Никита Урманчев – өченче, 60 метрга йөгерүдә Максим Семенов икенче килгән.



Спортчылар һәм аларның тренерлары Олег Пермяков, Александр Елин, Владимир Быков, Майя Носова, Нәфис һәм Елена Сәйфиевларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*