Рус Тат
Ярышлардан - җиңү белән
Яшьләр тормышы
  • 15 Декабрь 2017 - 11:02
  • Караулар: 131

Шушы көннәрдә Сыктывкар шәһәрендә 17-18 яшьлек спортчылар арасында Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда Түбән Кама педагогия көллияте студенты, спорт мастерына кандидат Диана Маслова да катнашты.

Спортчы кызыбыз классик стильдә 5 чакрымга узышуда үзен көчлеләрдән күрсәтеп, ярышларда өченче урын яулауга иреште. Бу араны ул 15:11,5 минутта үтте. Бу - Татарстан узышчылары арасында иң югары күрсәткеч. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*