Рус Тат
Якташыбыз Дарья Шадрина – кабат җиңүче
Яшьләр тормышы
  • 13 Ноябрь 2017 - 15:41
  • Караулар: 32

Сомбатхей шәһәрендә өстәл теннисы буенча Венгрия беренчелегенә ачык ярышлар үтте. Европа һәм Азиянең иң көчле теннисчыларын үзенә җыйган әлеге турнирда Россия юниорлары җыелма командасы составында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубында тәрбияләнгән Дарья Шадрина да бар иде. 

Казан олимпия резервы училищесында белем алучы 18 яшьлек якташыбыз әлеге турнирда үзенең көчле һәм киләчәге өметле спортчы булуын тагын бер кат раслады: шәхси уенда да, гомуми зачетта да уңышлы чыгыш ясап, бронза медальгә лаек булды.

Спорт мастеры Дарья Шадринаның агымдагы елда халыкара аренада бу инде өченче уңышы: беренчесен – команда зачетында бронза медальне – ул май аенда Испания беренчелегендә, икенчесен - команда зачетында алтын медальне Португалиядә үткән Европа беренчелегендә яулаган иде.

Спортчының остазы - Олег Смирнов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*