Рус Тат
Трамвай йөртүче Алёна Рогожникова - илкүләм бәйге җиңүчесе
Яшьләр тормышы
  • 12 Октября 2017 - 09:49
  • Просмотров: 31

Түбәнкамалы Алёна Рогожникова Түбән Новгород шәһәрендә үткән “Иң яхшы трамвай йөртүче” илкүләм бәйгесендә катнашып, “Хезмәт күрсәтү культурасы” номинациясендә җиңүгә ирешә. Аның әлеге җиңүе Татарстанга бәйгедә җиденче урын китерә. 

“Шәһәр электр транспорты” предприятиесендә Алёна Рогожникова 2015 елдан бирле эшли. Әлегә кадәр медицина өлкәсендә хезмәт куйган Алёна үзенең балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән, ике ел элек бирегә эшкә килә.

Үзен җаваплы хезмәткәр буларак танытып, җирле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган трамвайчы Алёна Рогожникованы ил күләмендәге бәйгегә җибәрергә карар кылалар. Бәйгедә ул Татарстан данын Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән хезмәттәшләре белән бергә яклый. Сүз уңаеннан, казанлылар әлеге бәйгедә - 21нче, 27нче урыннар, чаллылылар 16нчы урын яулый.

Бәйгедә Россиянең 25 шәһәреннән 32 трамвайчы катнаша. Алар трамвай йөртү осталыгы, юл йөрү кагыйдәләрен белү, транспортны техник эксплуатацияләү, халыкка хезмәт күрсәтү кебек биремнәрдә үзара көч сынашалар. Теоретик һәм гамәли өлешләрдән торган бәйгедә Алёна Рогожникова үзен тәҗрибәле белгеч итеп таныта.


Халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле биремдә бәйгедә катнашучыларга пассажирларны сәламләү, тукталышларны атаудан тыш, ике тукталыш турында тәфсилле таныштыру бурычы да куела. Алена Түбән Каманың “Кама” кунакханәсе” һәм “Елга порты” тукталышларын сайлап алып, шәһәрнең әлеге тукталышларга караган урыннарына виртуаль сәяхәт оештыра. Аленаның тарихы ерак гасырларга тоташкан Красный Ключ бистәсе, Изге чишмә комплексы һәм шәһәрнең башка урыннары турындагы чыгышы хөкемдарларны таң калдыра, алар хәтта Түбән Каманы барып күрергә теләүләрен белдерәләр.

Ирешкән уңышларын исәпкә алып, Алёна Рогожникованың һөнәри категориясен бер баскычка күтәрү карары да кылына.
Система Orphus
Текст сообщения*