ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланы урамнарында патрульлек итүгә халык дружинасы да кушылган
Кама Аланы
  • 27 Апрель 2020 - 13:00
  • Караулар: 23
Кама Аланында  үз-үзеңне изоляцияләү режимын контрольдә тоту өчен,   полиция хезмәткәрләре көн саен урамнар, ишегаллары, балалар мәйданчыклары һәм паркларда  патрульлек итәләр.

Бу эшкә халык дружинасы иреклеләре дә кушылды. Тәртип сакчылары профилактик әңгәмәләр үткәрә, кешеләрнең медицина битлекләрен, перчатка һәм антисептикларны мәҗбүри куллануга өстәмә игътибар биреп, җәмәгать урыннарына барып йөрүдән тыелырга киңәш итә. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә торырга һәм волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кушыла.

Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дару препаратлары китереп бирү, ТКХ квитанцияләре түләү, чүп-чар чыгару һәм этләрне урамда йөртү белән булышалар. Аларга 8(8555)43-08-42 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Шәфкатьлелек» үзәгенең социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә өлкәннәргә шундый ук ярдәм күрсәтә, аның номеры -  8(8555) 36-75-49.

Бүгенге көндә Кама Аланында коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Мәскәүдән килгән 10 кеше  табиблар күзәтүе астында  мәҗбүри изоляциядә тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*