ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында мохтаҗ кешеләргә азык-төлек җыелмалары бирәчәкләр
Кама Аланы
  • 21 Апрель 2020 - 14:09
  • Караулар: 41

«Нова Ройл» компанияләр төркеменә керүче Кама Аланы индустриаль паркы   бистәнең мохтаҗ кешеләренә азык-төлек тартмалары әзерләячәк.

 KazanExpress курьерлары тартмаларны адресатларга контактсыз юл белән җиткерәчәк.

Азык-төлек җыелмасында гомуми бәясе 1 500 сум булган 20ләп төрле әйбер бар. Җыелма бер өлкән яшьтәге кешегә 1 айлык карантин вакытына исәпләнгән.

Бу эшкә башка түбәнкамалылар да кушыла ала. Алар 60 яшьтән өлкәнрәк туганнары өчен бушлай азык-төлек җыелмасына сайтта заказ биреп, ярдәм күрсәтә алалар.

Азык-төлек җыелмасында түбәндәге товарлар бар:

 Карабодай ярмасы - 2 кап;

 Дөге ярмасы -2 кап;

 Солы ярмасы -2 кап;

 Он - 2кг, 1 кап;

 Макарон — 2 кап;

 Көнбагыш мае - 1 шешә;

 Шикәр — 1 кап;

 Сыер тушенкасы — 2 банка;

 Кара чәй - 100 грамм, 1 кап;

 "Акульчев" вафлие -1 кап;

 Шоколад - 2 данә;

 Бәдрәф кәгазе — 4 төргәк;

 Сабын — 1 кисәк;

Антисептик — 1 данә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*