ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Кама Аланы «Алан» яшьләр үзәге базасын үзгәрешләр көтә
Кама Аланы
  • 21 Февраль 2020 - 13:57
  • Караулар: 27
Айдар Метшин депутатлар сессиясендә муниципаль районның 53 мең кешесе  14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр икәнлеген хәбәр итте. Бу   -  Түбән Кама халкының бишенче өлеше.

Айдар Метшин искәртеп узганча, узган ел яшьләр эшләре һәм спорт буенча җирле идарә нәтиҗәлелекне арттыру өчен махсус ике структурага бүленгән. «Ковер» яшьләр инициатива үзәгенә  тәрбиягә авыр бирелүче  яшьләр дә килә башлаган. «Ковер»  үрнәген без Кама Аланында «Алан» яшьләр үзәге базасында гамәлгә ашырырга планлаштырабыз, анда 2019 елда республика программасы кысаларында капиталь ремонтның беренче этабы башкарылды», - дип өстәде Айдар Метшин.

Шулай ук Түбән Кама мэры шәһәр булдыручы предприятиеләрнең 34, 47 һәм 49 нчы  микрорайонда яшүсмерләр клубларын булдыру мәсьәләсен хәл итәргә булышачагына ышанычын белдерде. Айдар Метшин сүзләренә караганда, бу йортларда, нигездә, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре  балалары булган яшь гаиләләр яши. Әлегә шәһәрдә 24 яшүсмерләр үзәге эшли, шуларның 19ында заманча ремонт үткәрелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*