ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
28 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
22 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
13 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Кама Аланында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үтә
Кама Аланы
  • 02 Октябрь 2019 - 14:05
  • Караулар: 55

Кама Аланында өлкән буын вәкилләренә багышланган ункөнлек бара. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, бистә мәктәпләрендә концерт программалары, чәй табыннары әзерләнде. Бәйрәм чараларына 250 дән артык кеше җыелды.

Мәктәп укучылары әби-бабайлар өчен концерт программасыннан тыш, үзенчәлекле күргәзмәләр, котлау сүзләре язылган стена газеталары да әзерләгәннәр иде. Бәйрәм тантанасы чәй өстәле артында дәвам итеп, өлкәннәребез бергәләп хатирәләр яңарттылар, истәлекләр белән бүлештеләр.

Чарага килә алмаучы өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчен социаль хезмәткәрләр, өйләренә барып, махсус таратып йөрделәр.

Бәйрәм көнендә «Аквамарин» бассейнында пенсионерларга йөзү буенча бушлай дәресләр үткәрелде, Боз сараенда бушка тимераякта шуу мөмкинлеге тудырылды. «Чулман-Су» мәдәни үзәге дә өлкән буын өчен бүләк ясады: «Полосатый рейс» нәфис фильмын күрсәтте.

Бистә мунчасы 2, 3 октябрь көннәрендә өлкәннәр өчен бушлай эшли. 4 октябрь көнне чәчтарашханәләр 30 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтәтчәк.

Гомумән, ункөнлек барышында бистәнең өлкән буын вәкилләре өчен төрле кызыклы чаралар, күргәзмәләр, остаханәләр, очрашулар, кичәләр уздыру планлаштырыла.

Кама Аланында бүгенге көндә 4245 пенсионер яши, шул исәптән, Бөек Ватан сугышында катнашучы - 1, аңа тиңләштерелгән - 2 кеше; тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары – 79 кеше; 90 һәм аннан өлкәнрәк яшьтә – 37 кеше.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*