ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Кама Аланы туган көнендә ярыша-ярыша балык шулпасы пешерделәр
Кама Аланы
  • 19 Август 2019 - 17:50
  • Караулар: 18

Кама Аланының 37 нче туган көнен билгеләп үттеләр. Түбән Кама районында картадагы нокта сиксәненче еллар башында шәһәр тибындагы бистә статусы алды, ә хәзер - өченче меңъеллыкта - моношәһәр дип атала.

Кайбер мәгълүматлар буенча, җирлеккә Явыз Иван вакытында ук качкын крестьяннар нигез салган. Кама Аланы рәсми рәвештә XVIII гасырдан бирле авыл дип табылган. Бу елларда Полтава янындагы сугышларда тоткынга эләккән шведларның бер өлеше монда бакыр чыгарганнар. Күпкатлы йортлы бистә 1981 елда, АЭС төзелеше белән бәйле рәвештә, төзелә башлады. Соңрак проектны географик урыны үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә туктаттылар.

Камааланлыларны бәйрәм белән котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин килгән иде. Сәламләү сүзен моношәһәр башлыгы Александр Павлов та әйтте.


Балык шулпасы фестивале инде берничә ел туган көн уңаеннан күңел ачуларның үзенчәлеге булып тора. Биредә һәркемгә балык шулпасын татып карарга бирәләр, ә командалар ярышлары кызыксыну уяталар - алар спектакльләр дә күрсәтә, учакта казанда балык шулпасы да пешерә. Бу юлы җирле психоневрология интернаты командасының төшке ашы тәмлерәк булды.


Ә сәхнәдә җырчы Гөлназ Батталова, «Титаннар» экстремаль көч тамашасы, «ICE ANGELS» бию төркеме һәм Dj Ali чыгыш ясады. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*