Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Балалар мәшгульлеге - игътибар үзәгендә
Кама Аланы
  • 04 Июнь 2019 - 08:04
  • Караулар: 42

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  Кама Аланы мәктәп укучыларын җәйге каникул вакытында эшкә урнаштыру өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткән.

Үз вакансияләрен Кама Аланының  1 нче һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре тәкъдим иткән. Ярминкәгә килүчеләргә "Ярдәмче эшче" белгечлеге буенча 32 вакантлы эш урыны тәкъдим ителгән.

Ярминкәдә  тугыз укучы катнашкан. Алар белән сөйләшү үткәрелгән,  эшкә урнашу өчен юнәлешләр бирелгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*