ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Кама Аланы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте
Кама Аланы
  • 10 Май 2019 - 12:08
  • Караулар: 90
Җиңү көненә багышланган  чаралар Кама Аланында «Үлемсез полк» парады белән башланып китте. Кама Аланының ике мең ярымнан артык кешесе бистәнең үзәк урамына чыкты. Алар белән бергә   Кама Аланы башлыгы Александр Павлов Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов та атлады.



Бистә халкы  Боз сарае каршындагы мәйданда  җыелды, алар сугыш чоры вәкилләрен котлады,  һәлак булган сугышчыларны искә алды. 





Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен тантананың түренә утырттылар. Кызганычка каршы, «Бөек Ватан сугышы ветераны» исемен йөрткән кешеләр елдан-ел азая бара. Бүген Кама Аланында Бөек Ватан сугышында катнашкан 2 ветеран һәм 85 тыл хезмәтчәне һәм фронтовикларның тол хатыннары яши.



“Үлемсез полк” сафлары Җиңү Монументы янына килеп җиткәч, тантаналы митинг башланды. Кама Аланы бистәсе башлыгы Александр Павлов ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен белдерде, Бөек Җиңү көне белән котлап, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде.



Митингта катнашучылар герой-якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм залпыннан соң, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм рәсми затлар Җиңү Монументына чәчәкләр салдылар. Алардан соң хәтер стеласы һәм мемориаль такта алдына чәчәк бәйләмнәрен преприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр халкы илтте.



Күнегелгән гадәт буенча, тантаналы өлештән соң, бистә җитәкчелеге ветераннар белән берлектә, Җиңү аллеясына юл тоттылар. Быел биредә яшь чыршы үсентеләре утыртылды.


Биредә шулай ук өлкән буын вәкилләре өчен концерт программасы да оештырылды. Катнашучылар бергәләп сугыш җырларын башкардылар,  вальс биеделәр.

Кич белән бистәнең үзәк мәйданында бәйрәм концерты оештырылды. Җиңү Монументы янында “Хәтер шәме” чарасы узды. Чара бәйрәм салюты белән төгәлләнде.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*