ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Кама Аланында Чернобыль АЭСындагы һәлакәттән зыян күрүчеләрне искә алдылар
Кама Аланы
  • 29 Апрель 2019 - 10:22
  • Караулар: 173
Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Сәлахетдинов, депутатлар, бистәнең предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр һәм мәктәп укучылары радиацион куркыныч белән батырларча көрәшкән геройларны искә алдылар:  бистәдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәттән  һәм башка радиация объектларында  зыян күрүчеләр хөрмәтенә митинг үтте. 


Күп кенә коткаручылар, алар арасында безнең шәһәр һәм район кешеләре дә бар иде, реактор янында эшләп, үз сәламәтлекләрен югалттылар. Бу көн аларның батырлыгына багышланган. Хәзерге вакытта Кама Аланында  Чернобыль АЭСындагы һәлакәттә һәм башка радиация объектларында үзләре һәм гаиләләре зыян күргән 46 кеше яши.

Митингта катнашучылар радиация корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*