Рус Тат
Кама Аланында карате буенча республика чемпионаты узды
Кама Аланы
  • 26 Февраль 2019 - 16:13
  • Караулар: 99
Кама Аланында киокусинкай буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу  - 1950 елларда Масутацу Ояма керткән  стиль. Киокусинкай каратеның иң авыр төре булып санала. 

 Ярышларга Татарстанның төрле шәһәрләреннән барлыгы 50дән артык спортчы килде, алар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде.



Турнирда мәртәбәле кунаклар – Россия хәрби сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков, ТР киокусинкай федерациясе башкарма директоры Ирек Фәррахов, сугышчы-интернационалистлар Валерий Фомин һәм Наил Әхтәмов, баш судья Виктор Копырин катнашты.



Турнирның  беренче өлешендә   спортчылар  техник алымнар күрсәттеләр, икенче өлештә ярышлар узды. Нәтиҗәдә,  Түбән Кама командасы гомуми зачетта икенче урын алды. Беренче урында -  Казан спортчылары, өченчедә - Чаллы командасы.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*