Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Кама Аланында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уза
Кама Аланы
  • 02 Октябрь 2018 - 07:24
  • Караулар: 93
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Аланы мәктәпләрендә хәйрия чәй табыннары узды, анда  өлкән буын вәкилләреннән 200 дән артык кеше катнашты. 

Актлар залына сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, пенсионерлар җыелды. Кама Аланы башлыгы Александр Павлов өлкән буынны бәйрәм белән котлады, сугыш елларындагы  һәм хезмәттәге фидакарьлекләре,  республика, бистә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.



"Чулман-Су" мәдәни үзәге өлкән буын өчен бәйрәм көнендә аерым бүләк әзерләгән: бу көннне биредә бушлай  нәфис фильм күрсәтелде, ә "Аквамарин" бассейны пенсионерларны 2-6 октябрьдә йөзү буенча бушлай дәресләргә чакыра. Шулай ук 3 октябрьдә бистәдәге чәчтарашханәләр өлкән яшьтәге кешеләргә  30 процентлы ташлама белән хезмәт күрсәтә. 

3 һәм 4 октябрьдә Кама Аланы өлкәннәре өчен шәһәр мунчасына керү бушлай булачак. 

Бәйрәм  атна буе дәвам итәчәк,   аның кысаларында өлкәннәр  белән төрле очрашулар, кичәләр,  конкурслар, иҗади мастер-класслар, күргәзмәләр, тимераякта шуу кебек чаралар оештырылачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*