Рус Тат
Кама Аланына шәһәр статусы бирү мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек белән очрашу узды
Кама Аланы
  • 25 Сентябрь 2018 - 14:33
  • Караулар: 30
Кама Аланында муниципаль берәмлек башлыгы Александр Павловның халык белән очрашуы булып узды.

Очрашуда  бу елда башкарылган эшләр турында кыскача хисап  тыңланды  һәм Кама Аланына шәһәр статусы бирү мәсьәләсе каралды.  

Александр Павлов агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Быел бистәдә  «Аквамарин» заманча бассейны ачылды, экопарк сафка басты, балалар бакчалары һәм торак фондка капиталь ремонт ясалды, яктырту системасы монтажланды, бистәне төзекләндерү  эшләре алып барылды. 


Очрашуда шулай ук ветераннар чаңгы базасын төзү һәм бистәдән яр буена кадәр "Сәламәтлек сукмагын" төзекләндерү үтенече белән чыгыш ясадылар.

Шәһәр статусы исә бистәгә  Кама Аланы халкы ризалыгы белән генә  бирелергә мөмкин. Алда референдум үткәрү планлаштырыла, аның барышында халык карар кабул итәргә тиеш. Әгәр анда тавыш бирү хокукына ия кешеләрнең 50% тан артыгы катнашса, тавыш бирү узган дип санала.


«Кече шәһәр статусын алгач, максатчан программаларда катнашу һәм безнең территориягә инвесторларны җәлеп итү җиңелрәк булачак. Бу Кама Аланын тагын да яхшырак, уңайлырак һәм ямьлерәк итәргә ярдәм итәчәк», - дип аңлатты үз чыгышында Александр Павлов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*