Рус Тат
Кама Аланы мәктәпләрендә быелгы уку елында 1320 укучы белем алачак
Кама Аланы
  • 03 Сентябрь 2018 - 18:36
  • Караулар: 51
Беренче сыйныфка баручылар и 1нче урта мәктәптә – 62, 2нче урта мәктәптә - 82 укучы.



Һәр ике мәктәптә дә Белем көне зур әзерлек белән үтте. Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән муниципаль берәмлек башлыгы Александр Павлов, директорлар Надежда Мичурина, Наталья Рябцова тәбрикләде.


«Яңа уку елында барлык укучыларга да зур уңышлар, яхшы билгеләр, яңа дуслар телим! Бүген белем алуга куйган барлык тырышлыкларыгыз киләчәктә үз җимешләрен бирер. Сезгә, кадерле укытучылар һәм ата-аналар, илһам уты, сабырлык, ниятләрегезнең тормышка ашуын телим!» - диде Александр Павлов.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*